Миңнеханов Ибраһим Сәлимханович
(1920-19.12.1942)
1940 нчы елның 1 октябрендә действительный хезмәткә алына. Шуннан сугышка катнашып китә. Хәтер китабында бар, т 18, 314 бит., л-т, 68 тп.
Похоронкасында 1942 елның 19 декабрендә һәлак була диелә, ләкин каберенең урыны күрсәтелми.
Әтисе - Миңнеханов Сәлимхан (1894 - 1947)
Әнисе - Хәдичә Шәйхетдин Мостафа һәм Һәдия Төхфәтулла кызы (1897-1929)
Беренче әнидән бертуганнары: Сәлимханов Исмәгыйль (1924), Миңнехановлар - Исхак (1927, Түбән Камада).
Үги әнисе - Хәдимә Шәйхетдин Мостафа кызы (1899-1986).
Бертуганнары: Зәйнәп Закирова (1932), Әбүзәр (1938-1948), Гомәр (1941-2004), Асия (1943-1953), Рокыя (1946-1948). Хәдичә белән Хәдимә бертуганнар.
Төп нигезләре - Мөсәлимов Мәгъдәнурларга каршы түбәсе сүтелгән өй (тыкрыктан икенче).
Заманында ул хуҗалык йортында колхозның агач эшкәртү мастерскаясы да булган.
Өйләре авылда иң соңгы салам түбәле өй булды. Түбәсе булмаса да, өй тулысынча сүтелеп бетмәде әле.