Хәйруллин Сәмигулла Хәйруллович
(2.9.1909 – февраль 1942)
Зирекле авылы кешесе түгел. Туган җире – Алексеевск районының Салманса авылы (Әлки р-ны Иске Салман (Старый Салман) авылы). Юдино РВК ан 15.8.1941 мобилизацияләнә.
Хәтер китабында бар, т 18, 380 бит, кр.-ц. Башка бернинди дә мәгълүмат юк.
Әтисе – Гөбәйдуллин Хәйрулла
Әнисе – Сафифә Фәхретдин кызы.
Хатыны Зирекле кызы, халык телендә “Чәштер Мәстүрәсе” – Мәстүрә - Әхмәтҗанов Гатаулла кызы, Исләйдә туа (1905 – 26.5.2002). 1946 елда читкә китә. Улы Хәйруллин Габделбарый (1940 – 4.12.1995), Пермьдә җирләнде. Мәстүрә әбинең кызы – Мәсләхетдинова Миңнеруй Әгъләметдин кызы (1925 – 23.08.2002). почетлы колхозчы, озак еллар сыер савучы булып эшләде.
Сугышка кадәр Зирекледә яшәгән урыннары – Галимов Тәлгать нигезе, соңгы вакыттагы өйләрендә бүген Гайфетдинова Айсылу яши. Сәмигулла абыйның музейда 2 хаты саклана. Шуларны, хөрмәтле укучым, бер сүзен дә үзгәртмичә синең игътибарыңа тәкъдим итәм.
Беренче хаты.
Сезки туган илдә яшәүче кадерле, якын күргән хәләл иптәшем Мәстүрә, сиңа безки иптәшең Сәмигулладан бер күреп сөйләшергә мохтаҗ булып, бик сагынып күп сәлам һәм дә кадерле улыма Апделбарига, исән – сау үсүен теләп, бер күрергә тилмереп, бик сагынып күп сәлам. Һәм дә кадерле бабай белән әбетәйгә минем тарафтан бик сагынып күп сәлам. Һәм дә Миннеруйга бик сагынып күп сәлам. Сәлам соңында үземнең хәлгә килсәк, әлегә бик исән – сау гына йөрибез. Мин хәзер Орловская область, Сивский районда. Минем турыда әллә ни зур сүз язып торасы юк. Дөнья хәлен үзегез беләсез. Исәнлектән кала сүзем юк. Исәнлегемне генә белгертәсем килә иде. Әлегә бөтен кайгым сезнең белән исәнлектә күрешүебезне теләп йөрим.
Бабай, мин Казанга кайтып Мәстүрәм янында ун гына көн тордым. Армиягә алдылар. Кайткан булса, бу хатны Мәстүрә белән бергәләп укыгыз. Кайтмаса, анарга җибәрегез. Әгәр, Мәстүрә, бу хат синең кулыңа керсә, бер дә аерылуыбызга кайгырма. Исән булсак, күрешербез. Мин сине мәңге ташлыйсым юк. Яхшы тор. Сагынсаң, айга кара. Төнлә постта торганда мин дә айга карармын.
Минем башка сүзем юк. Әлегә үзем бик исән.
Мине сагынсаң, кояш баешына кара.
Вокзаллардан чыгып киттек
Вагоннарга төялеп.
Җаным, бәгърем карап калдың
Вокзал буена сөялеп.
Бу хатны Мәстүрә югалтма. Мин кайтканчы тот.
Бу хатны 5 нче сентябрьдә бер авылда утырып яздык. Әлегә адрес юк. Адрес булгач, яхшы хат салырмын. Ашыгып кына яздык, гаепләмәгез. Хушыгыз. Сөйләшкәндә мине дә кушыгыз.
Уфалардан тарак алдым,
Чәчләреңне тарарсың.
Кәгазь тутырып хатлар язам
Сагынганда карарсыз. 5/IX – 41
Сәлам хат.
Сезки туган илдә яшәүче кадерле иптәшем Мәстүрә. Сиңа безки, иптәшең Сәмигулладан бер күреп сөйләшергә мохтаҗ булып, бик сагынып күп сәлам. Һәм дә Аптелбари белән Миннеруйга бик сагынып күп сәлам.
Сәлам кыскача шунда тәмам.
Минем хәлгә килсәк, әлегә бик исән – сау гына йөрим. Мин син Зиреклегә кайткансың дип Зиреклегә 2 хат салган идем, бусын кайтмагансың дип, кыскача гына Казанга язып салдым. Бу хатны алсаң, үзеңнең хәлне миңа язып сал. Балаларга акча алмыйсыңмы? Шуны да мәгълүм ит. Әле мин фронтка кермәдем. Керсәм, хатны еш салып булмас. Бик яхшы тор, бер дә кайгырма. Исән булсак, күрешербез. Шунда тәмам.
Хуш, җаным Мәстүрә. Шул адрес белән хат сал:
442 полевая почта. Станция «Запасной армейский полк». Конный взвод.
Получить Хайруллину Самигулле.
Әгәр анда булсаң, Аптелбари белән карточкага төшеп җибәр.
Мин Казан ягы Биләр районы Шонтала авылыныкы Нуруллин Хизбулла белән 2 ел служить иттем. Өйләнгән. Хатыны бар. Миннән дә Красноармеецларга, якташлар, барыгызга да кайнар сәлам. Без Сәмигулла белән бергә – бергә кайтырбыз, Алла теләсә.
г. Казань
Юдинский район
село Борисоглебск
торфучасток
Получить: Хайруллина Мастура.