Шәфигуллиннар -
Шәйдулла Шәфигуллович (1920 - 15.9.1944)
Сәмигулла Шәфигуллович (1923) (1924 - 20.9.1942)
Әтиләре - Шәфигулла Гайфулла
Әниләре - Миңнеҗамал Садыйк (1883-19.3.1972)
Гаржданнар сугышы чорында авылдагы вакыйгалар эчендә Гайфуллин Шәфигулла дип түгел, ә “Кабушев Шәфик” дип телгә алына.
Шәйдулла - 1.10.1940 хезмәткә алына. Кайбер мәгълүматларга караганда 1938 нче елны ук действительный хезмәткә чакырыла.
Хәтер китабында бар, т.18, 389 б., с-т, 157 сп, 15.9.1944 һәлак була. Кабере: Латвия, Валкский р-ны, Люди хуторында.
Похоронкасында: ком. отделения, гв. с-т, 157 гв.сп, убит 15.9.1944, похоронен у шоссе 250 м. севернее хутора Люди Валгавского р-на Латвийской ССР.
М.Черепанов исемлегендә: Валгаский р-н, оп. 18002, д.1157, л.2.
Сәмигулла Хәтер китабында ялгыш Шәрифуллин фамилиясе белән кертелгән. т.18, 389 б.
Бөтен мәгълүматлар - Хәтер китабында да, похоронкасында да, М.Черепанов исемлегендә дә, безнеке дә тәңгәл килә. Шуңа күрә дөресләп Шәфигуллин Сәмигулла дияргә шик калмый.
Моб.: 21.8.1942. Хәтер китабында: мл.с-т, 233 сд, 20.9.1942 һәлак була, Волгоград өлкәсендә җирләнә.
Похоронкасында: 703 сп, мл. с-т, убит 20.9.1942. У разъезда 564 км. Сталингардской железной дороги. ППС 1535 в/ч 108.
М.Черепанов исемлегендә: 572 сп, 233 сд, һәлак була: 18.09.1942. Волгоград өлк., Городищенский р-н, разъезд 564 км, оп.: 818883с, д. 1663, л.13 об. (ЦАМО)
Шәйдулла һәм Сәмигулланың бертуган апалары - Хөснетдинова Миңнебәян Шәфигулла кызы (1.08.1914 - 23.7.1986). Миңнебәян кызы Фәүзия Габдрахмановна 2002 елның 17 маенда Әлмәттән килеп, музейда булды һәм Шәйдулла абыйның 20.11.1943 язган хатын тапшырды.
Менә ул хат:
Сагынычлы хат башы.
Кадерле әнигә без ки улың Шәйдулладан бик сагынып, бик саргаеп, бер күрергә зар булып, сагынычлы кайнар сәламнарымны язып җибәрәм.
Янә апага, барча балалары белән бик сагынып, бик саргаеп, бер күрергә зар булып, сагынычлы кайнар сәламнарымны язып җибәрәм.
Янә дә калган агай - энеләргә барына да бик күп сәлам.
Әни, сезнең миңа җибәргән хатыгызны алып укыдым. Исән-сау хәбәрләрегезне ишетеп, бик шатландым. Киләчәктә дә шулай исән-сау яшәвегезне теләп калам.
Мин үзем әлегә исән-сау хезмәт итеп калам, моннан соң ни буласы безгә билгеле түгел. Әни, минем өчен бик кайгырма инде. Ходай язганын күрербез, бер без генә түгел инде бу авылыкларны күрүче. Бөтен дөнья белән дисәм дә. Ярый, исән булсак, бәлки бер күрешербез әле. Әни, сез миңа бер дә хәбәрләр язмыйсыз, һәм хатыгыз да бик сирәк килә. Шунысы бик уңайсыз. Үзегез еш язабыз дисез, әллә мине алдап торасыз инде шунда, әллә миңа килеп җитәлмиме, белмим инде, икесенең берсе булыр инде.
Әни, хат язганда үзегезнең тормышны һәм үзегез авыл хәбәрләрен барын да языгыз.
Әгәр дә мөмкин булса, әни Хамәт турында да бернидә язмый башладыгыз. Әллә анардан хат килә, әллә юк.
Әни, Гаптулла әллә тагын кая булса да киттеме? Шуны бер дә язмыйсыз. Мин сезгә тагын, исән булсам, озакламый акча җибәрермен, Алла теләсә.
Вак-төяк кирәкләреңне алырга, әни, күп итеп җибәрә алмыйм, чөнки мин инде акча эшләп йөремим, үзегез белеп тоткан кадәр җибәрәм.
Ярый, хуш-сау булыгыз. Исән-сау тизлек белән күрешүне теләп калам. Сезне сагынып, хат язучы улыгыз Шәйдулла. Хуш, хуш, сау булыгыз. 20/XI-43.