Шакиров (Зарипов) Мингали Шакирович
(1915 - февраль, 1943)
Моб.: 11.9.1938 һәм 31.8.1941
Хәтер китабында бар, т.18, 388 б., кр-ц
Похоронкасында: 1943 елның февралендә хәбәрсез югала.
Метрика язуында исеме Миңнегалим дип күрсәтелгән, 29.01.1915.
Әтисе - Миңнешакир Мөхәммәдзариф
Әнисе - Миңнебәян Хөснетдин
Хатыны: Закирә Гатиятулла кызы (1911 - ?), халык телендә “Ышкул Закирәсе”. Түбән Камада җирләнде.
Балалары: Мәйсәрә (1936), Әгъзәм (1939). Икесе дә вафат, үлгән еллары билгесез. Түбән Камада җирләнделәр.
Гаиләнең төп нигезендә Вәлиева Зәйнәп яши (Марҗа елгасының уң ягы). Закирә әби 1946 елда балалары белән читкә китә, кайтып, мәктәп җыештыручысы булып 1951-1970 елларда эшләде. Тору урыны булмаганлыктан, мәктәптә үк яшәде. Шуңа күрә халык аны “Ышкул (мәктәп) Закирәсе” дип тә атады..Соңыннан югары очта (Мөбәрәкшина Салисәләрнең аскы ягында) кечкенә өй җиткерделәр. Бүгенгесе көндә ул өй дә сүтелде, буш урын калды. Закирә әби улы Әгъзамда яшәде.
Мингалиның бертуганы - Хәйдәр (1922 - 1997) Шакиров.