Сираҗев Илалетдин абый 1925нче елда Югары Әлки авылында туган. Сугышка кадәр колхозда эшләгән. 1943 нче елның 26 нчы апрелендә Армиягә алынган. Ул баштан Горький өлкәсендә запас полкта хезмәт итә. 1944 нче елның июнендә формалашкан 108 нче латыш укчы дивизиясе составында фронтка озатыла һәм Великие Луки, Старая Русса тирәләрендәге авыр сугышларда катнаша. Ике тапкыр яралана, бер тапкыр контузия ала. 1945 нче елның 16 нчы гыйнварендә Прибалтикада булган сугышларда авыр яралана һәм аны кыр госпиталенә озаталар. Бер айдан аны Ярославль шәһәрендәге гопитальгә озаталар. Илалетдин абый, сугыштан кайткач, гаилә корып, озак еллар Түбән Әлки авылында яши.
