Шакиров Хабибрахман Шакир улы 1911-нче елда Сая авылында туа. 1934-нче елның 1 январеннән алып 1937-нче елның 1 октяберенң кадәр Сая авылында кибет мөдире һәм сатучы булып эшли. 1938-нче елның 1 октяберендә Казанга китеп Артель "Древстружка"га эшкә урнаша. 1940 елның январеннән августына кадәр Фин сугышына алынып. 1942 елны Дөбъяз РВК мобилизацияләнә. 1942 елның 4 апреленнән 1943 елның 23 июленә кадәр Курско-Орловский фронтының 5-нче арт.дивизиянең 193-нче арт.гаубичный полкында старший сержант званиясендә хезмәт итә. 1943 елның апрель аенда яралана, госпитальгә эләгә. Шуннан соң 1944 елның 4 апреленә кадәр Казанда 387-нче заводта эшче булып эшли.
1944 елның 31 июленнән 1947 елның октяберенә кадәр Сая авылында склад мөдире булып эшли. 1947 елның октябереннән 1948 елның августына кадәр Биектау орлык әзерләү заводында эшли.
1949 елны “Тукай” исемле колхозда яшелчә бригадиры булып эшли. 1950-1951 елларда “Тукай” колхозында председатель булып эшли.1952-1953 елда Саяда председатель булып эшли. 1954-1963 елга кадәр Сая авылында яшелчә бригадиры булып эшли.
1963-1968 елның 6 январенә кадәр “Маяк” колхозында “Комплекслы бригада”ның бригадиры булып эшли. 1968-1974 елларда “Маяк” колхозында звено башлыгы булып эшли.
“За боевые заслуги”(№176629) һәм башка юбилей медалләр белән буләкләнгән.
1983 елда вафат булган. Сая авылында җирләнгән.