Сәгетдинов Зиннәтулла Сәгетдин улы 1919 елда Казан губернасының Спас өязе Карамалы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1939 елда хәрби хезмәткә алына. 1941 елда Бөек Ватан сугышына китә. Беренче Украина фронтында 241 нче укчы дивизиядә, 1010 артиллерия полкында сержант булып хезмәт итә.
1944 елда яралана. 1945 елда сугыштан өенә кайта. Сугыштан кайткач бүлекчә кладовщигы булып эшли. 1980 елда вафат.
