Сахипов Солтан Сахипгәрәй улы 1914 елда Казан губернасының Спас өязе Яңа Чаллы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. Рядовой. Кызыл йолдыз ордены, "Сугышчан хезмәтләре өчен " медале белән бүләкләнгән. 1991 елда вафат.
