Сафин Миңнулла Хәйрулла улы 1926 елның 30 сентябрендә Иске Казиле авылында туган. Шул авылда 4 класс белем алган. 10 яшеннән колхоз эшләрендә катнаша. 1941 елның 22 июнендә, сугышның башлануын, хәбәр иткәннәр. Ул елларда "Дөрес юл" колхозында дүрт бригада булган. Колхоз рәисе Гыйниятуллин Гарифулла була.
1943 елның ноябрендә 17 яшендә сугышка чыгып киткән. Мәскәү өлкәсе, Покровка шәһәрендә 17 нче укчы полкта, 3 нче баталҗон, 7 нче ротага эләгә. Витебск шәһәренә барып җиткәч, яралана. Шуннан соң бер санитар, землянкада беренче ярдәм күрсәткәннәр, аягына оперерация ясаганнар. Аннан Смоленскийга госпитальгә җибәргәннәр. 2 нче группа инвалид.