1926 елда Түбән Әлморза авылында туган. Сугышка кадәр колхозда эшли. 1943 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Икенче Балтыйк буе фронтында пулеметчы булып сугыша. 1944 елның 27 октябрендә яралана һәм Ивановодагы госпитальгә озатыла. 1945 елның 13 мартында авылына кайта. Хәрби орден-медальләр белән бүләкләнгән.
“Ватан өчен!” китабыннан 2005г.