Мин, Пулатов Туктар Ибне улы, 1931 елның 3 сентябрендә Кыртапа авылында тудым. 1946 елны Барыш мәктәбен тәмамладым. 1948-50 елларда Казандагы һөнәр мәктәбендә куыдым. Аны тәмамлагач, Саратов шәһәрендә элнктрик булып эшләдем. 1952-1955 елларда армия сафларында хезмәт иттем. 1955-1962 елларда үзебезнең колхозда электрик, шул ук вакыта комсомол оешмасы секретаре дә булып тордым. 1962-1974 еллар "Уңыш" колхозында партком секретаре, Барышта авыл советы председателе. 1974-76 елларда кама Тамагы авыл хуҗалыгы идарәсе каршында " Племобъединение" рәисе булып эшләдем. 8 ел " Уңыш" колхозын җитәкләдем. Бу 1977-1984 еллар иде. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда төзелеш эшләре буенча ярдәмче булдым. 1973 елда " Хезмәт кызыл Байрагы" ордены, 1975 елда " Социалистик ярышта җиңгән" медале һәм бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләндем.
...Сугыш башланып, озак та үтмәде, көн саен диярлек ир- егетләрне, атларны да сугышка ала башладылар. Бу халыкны сагаерга мәҗбүр итте. Көн саен диярлек елашып озату, саубуллашулар башланды. Сугышка китүче әти- абыйларны озату җыелышына безне - укучыларны да рәткә тезеп алып баралар иде. Ул сугышка китүчегә дә, авылда калучыга да тәрбияви чара булгандыр инде. Ягъни, күрегез, авывлда сезнең әти- әниләрегез, балаларыгыз кала. Аларны яклау сезнең изге бурычыгыз дигәннәрдер.
Вакыт уза, тормыш дәвам итә. Сугыш башланап, бер ай вакыт узуга урып- җыю эшләре башланды. Ул елны уңыш бик уңды, бигрә тә бәрәнге һәм яшелчә. Авылда яше - карты, балачага эшкә җигелде. Без, яшьрәкләр,урак уручы хатын- кызларга суда чылатып ат белән көлтә бавы, су ташыйбыз. Яшькызлар кәбестәгә су сипкәндә, Үләмәгә төшеп чиләк белән су биреп торабыз. Кәнсәләрдә телефонда дежур торабыз, кирәк булганда кешеләрне чакырабыз. Тулаем алганда сугышның беренче елларында вак - төяк эшләрдә йөрү безнең вызыйфага керде.
Без сентябрьдә укырга кердек. Кырла җыелмаган икмәк,алынып бетмәгән бәрәнге калды. Сентябрь ахырында сугышка китми калган ир-атны, 7 классны бетергән яшькызларны Апас районы Дәүләки авылында торып окоп казырга җибәрделәр. Авыл бөтенләй бушап калды. Авылда кемнәр генә калды дигән сорауга, мин бер мисал китерәм. Укучы шушы күренештән нәтиҗә ясар.
Гәлиуллина зәйтүнә апага 35 яшь. Ире Вәлиулла абый фин сугышыннан кайтмды. окоп казырга киткәндә өйдә 3 бала калды. Балаларның зурысы Мөхлис 14 яшьтә. Барышта мәктәп тә укый, кечкенәсенә, Рәискә 3-4 яшь. Өйдә салкын булгач, җылынырга диеп, янган учак янына барып баскан, күмәгенә ут ялкыны эләгеп, өйдә янып үлде. Шулай итеп, сугышның афәте тылда да күренә башлады.
Авылның һәр кешесе, барысы да фронт өчен булсын диеп, сугышның ахыры җиңү белән тәмамлансын диеп тырышты.