- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Нургаязов Нурлыхак Нургаязулы 1925 елның 8 февралендә Иске Чаллы авылында туа.
1942 елның августында басуда тракторда эшләгәндә аңа фронтка повестка килә һәм ул авылы белән хушлаша.
Иваново шәһәрендә хәрби учебкада булып, күнегүләр ала.
Моннан ул дингез пехотасы гаскәрләренә Кола ярым утравына җибәрелә.
125 нче дингез пехотасы полкында дошманга каршы сугышларда катнаша.
Хөкүмәт тарафыннан бирелгән хәрби бүләкләре бар.
Демобилизацияләнеп туган авылына кайткач,7 ел дәвамында Иске Чаллыда авыл Советы рәисе булып эшли.
Район үзәк больницасында хуҗалык эшләре буенча баш табиб урынбасары булып эшләде.
“Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.