Мин 1938 елда Башкортстанның, Рәҗәп авылында туганмын. Әни Лениногорскийдан, әти - Башкортстаннан, алар Ленинград елкәсендә эшләп, шунда гаилэ корып җибәргәннәр.
Истә калганнарны язып үтәм. Безне әти өчебезне авылга кайтарырга уйлап, ниндидер тимер юлына китереп куя. Ә үзе эшкә китә: көне буе шунда утырып, иртән уянып китсәк, без поездда барабыз икән. Ул әкрен генә бара, без тәрәзәгә барып карасак, тирә-якта су вагоннары тирәсендә сакчылар йөри, тәрәзә пәрдәләре төшерелгән, карарга ярамый. Ничек әтинең авылына кайтканыбызны хәтерләмим, онытылган.
Авылда яшәве бик авыр булды. 1941 елда әти кайтып төште, озак та үтмәде, ул кибеткэ эшкә урнашты, әни савымчы булып керде. Мин авылда дүрт сыйныф бетергәч, без Октябрскийга ку- чендек, анда эшкә урнаша алмагач, Баулыга кайттык. Башта палатада яшәдек. Ул вакытта СМУ-4 оешып килә иде. Башта Баулы, соңрак Ак-буа мәктәбендә 8 сыйныф бетердем дә, эшкэ урнашырга булдым. Шушы СМУ-4да “өйрәнүче штукатур” белемен алып эшли башладым. Куңелгә охшаган эш эзләп, “Туймазабурнефть” конторасына бораулау эшчесе булып урнаштым. Әзрәк эшкә өйрәнгәч, “верховой” итеп куйдылар. Анда озак эшли алмадым, травма алып, эштән китәргә туры килде.
1957 елны армия сафларына алдылар, анда өч ел хезмәт иттем. Армиядән соң, без, 13 сол-дат, комсомол путевкасы белән Братский ГЭС стройкасына киттек. Мин шофёрлыкка укып чыктым һәм Төмән ягына, Урай шәһәренә киттем. ППУ-3 машинасында эшләдем. Дүрт елдан соң Баулыга кайтып, УТТда шофёр булып эшләдем. Соңыннаң, 1979 елда Баулы УБРна күчеп, Себергә эшкә очып йөреп, шуннан пенсиягә чыктым.
Без күргәннәрне, кичергәннәрне әлеге яшьләр күрмәсен иде. Бер дә онытып булмый авыр- лыкларны, сабый чакта ач, ялангач булдык, үлән ашап, үлмәскэ тырыштык.
УБР җитәкчеләренә зур рәхмәт, һәрвакыт ярдәм итәргә тырышалар. Аларга исәнлек-саулык, уңышлар телим...