Мурзаков Данил Егорович 1924 елда ТАССРның Спас кантоны Сихтермә авылында (хәзерге ТР Әлки районы Хузангай авылы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1942 елның 1 сентябреннән ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан Кызыл армиягә алына. 1942 елның ноябреннән Ленинград, 3 нче һәм 1 нче Балтыйк буе, 2 нче һәм 1 нче Белоруссия фронтларында сугыша. Элемтә бүлеге командиры.