Мубаракшина Миннегайшә Мубаракша кызы 1932 елның 10 нчы июлендә Пәрәү авылында туып усә. 12 яшеннән колхозның төрле эшләрендә эшли башлый, урак ура, утын турый, баржага йөк төяргә йөри. Иделдә сал агызуда, колхозда амбарда эшли. Озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыга. “Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны”, юбилей медальләре белән бүләкләнә. Бүгенге көндә сеңлесе Саимә белән бергәләп яшиләр.