Мәрдегалләмов Насыбулла Мәрдегалләм улы 1908 елда Юхмачы районының (хәзерге вакытта ТР Әлки районы) Чиябаш авылында туган. Фронтовик. Сугыштан соң колхозда төрле эшче, ток мөдире, үлчәүче булып эшли. Алты бала үстергән. Бөек Ватан сугышы (№468049,1943), №6038933,1985), Кызыл Йолдыз (№1230522), «Сугышчан казанышлар өчен» (№573437), «Батырлык өчен» (№3119259) медальләре белән бүләкләнгән. 1992 елның маенда вафат.
