Морелов (Морелев) Михаил Яковлевич 1923 елда ТАССРның Спас кантоны Сихтермә авылында ( хәзерге ТР Әлки районы Хузангай авылы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1942 елның маеннан ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан Кызыл Армия сафларына алына. 1942 елның июленнән 3 нче Белоруссия фронтында сугыша. Гвардия ефрейтор.
