Мөхәммәтшин Исмәгыйль Мөхәммәтша улы 1900 елның 25 маенда Казан губернасының Спас өязе (хәзерге ТР Әлки районы) Чиябаш авылында туа. 1943 елда ТАССРның Зүзәй район хәрби комиссариаты тарафыннан Бөек Ватан сугышына мобилизацияләнә. III дәрәҗә Дан ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Батырлык өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән. 1981 елның 28 июлендә вафат.
