Мисбахов Касим Мисбахович 1919 елда Казан губернасының Спас өязе Карамалы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда фронтка алына. Лениград блокадасы вакытында каты яралана, 2 группа инвалид булып авылга кайта. “Мир” совхозында директор ярдәмчесе булып эшли, “Кызыл байрак” совхозында базада эшли. 1988 елда вафат.