Мингәрәев Минһаҗ Мингәрәй улы 2926 елның 7 гыйнварында Иске Баллыкүл авылында туган.
17 яшендә 12 авылдашы белән бергә фронтка мобилизацияләнә. Ике авылдашы Суслонгер лагеренда ук үлеп кала.
Биредә алты ай дәвамында интегүе чорында Суслонгерга дүрт тапкыр Мингәрәев Минһаҗның әнисе килә.Әнисе китергән ризык һәм аныә изге теләкләре белән генә исән калгандыр.
1944 елның 4 маенда фронтка озатыла. Снайперлар ротасында хезмәт итә. Брест крепосте өчен сугышларда IIIдәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
Сугышларда Польша,Литва, Латвия җирләрен уза, Кенигсберг өчен сугышларда катнаша.
Чехословакиядә бендеровчылар, власовчыларга каршы сугыша. Күп тапкырлар яралана.
1945 елның сентябрендә генә демобилизацияләнә һәм туган ягында механизаторлар курсы тәмамлап, озак еллар алдынгы тракторчы һәм комбайнчы булып эшләгән, күп кенә сугышчан һәм тыныч хезмәт өчен олы бүләкләргә лаек булган бәхетле кеше ул Минһаҗ Мингәрәй улы.
“Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.
