Малыгина (Зинина) Полина Даниловна 1920 елда Казан губернасының Спас өязе Юхмачы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елдан Кызыл Армиядә. Званиесе -кече сержант. 1946 елда демобилизацияләнә. 2004 елда вафат була. Юхмачы авылында җирләнгән.
