Кәримов Әсәдулла Кәрим улы 1911 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Әнҗерә авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан чакырыла. Кызыл Йолдыз, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "Батырлык өчен"медале белән бүләкләнгән. 2009 елда вафат.