Кәлимуллин Минталип Кәлимулла улы 1908 елда Казан губернасының Спас өязе (хәзерге ТР Әлки районы) Татар Чиябаш авылында туа. 1941 елның 23 июнендә мобилизацияләнә. Ефрейтор. Орловск юнәлешендә сугыша. Ленинград өчен барган сугышларда катнаша. 1943 елның сентябрендә сәламәтлеге аркасында өенә кайта. 1995 елда вафат.
