Ибәтуллин Сәмигулла Гәрәй улы 1908 елның 3 августында Казан губернасының Спас өязе Иске Салман авылында туа. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда Кызыл Армия сафларына алына, 1942 елда яралана һәм госпитальгә озатыла. Бөек Ватан сугышының икенче төркеме инвалиды. 17.03.2003 елда вафат.

