Онытмабыз сине, дәү әни.
Әниемнең әнисен - дәү әниемне мин фоторәсемнәрдән күреп кенә беләм. Ул инде мин туганчы ук ундүрт ел элек вафат булган. Шулай да әнием аның турында безгә бик күп сөйли.
Дәү әнием Хәйруллина Суфия Рәүф кызы. "Ул бик шәфкатьле, йомшак күңелле иде", - ди әни. Һөнәре дә дәү әнинең үзенә бик туры килеп торган, ул гомере буе кешеләр дәвалаган.
Минем дәү әнием Бөек Ватан сугышында да катнашкан, илебезне фашист илбасарларыннан саклаган ул. Сугыш башланганда ул яңа гына медицина училищесын тәмамлаган япь-яшь кыз булган. Шул җәйдә үк аны фронтка алганнар. Сугыш тәмамланганчыга кадәр дәү әни төрле госпитальләрдә хезмәт иткән. Ул яралы сыгышчыларны дәвалаган. Көн-төн йокламыйча эшләргә дә туры килгән аларга. Чөнки сугыш бик каты барган, яралылыр бик күп булган. Берничә мәртәбә госпитальләре белән поездда, бер урыннан икенче урынга күчкәндә, фашист самолетлары бомбага тоткан аларны.
Фронттагы батырлыклары өчен дәү әни төрле медальләргә, бүләкләргә дә лаек булган.
Сугыштан соң дәү әнием туган авылына кайта, кияүгә чыга, ике кыз үстерә. Озак еллар ул авыл медпунктында фельдшер булып эшли. Авылда аны бик хөрмәт итәләр. Хәзер дә җылы итеп искә алалар.
"Дәү әнием ничек батыр, тырыш, әйбәт булган", - дип уйлыйм мин һәм дәү әнием белән бик горурланам. Җинү бәйрәмендә сугыш батырлары обелискына чәчәкләр куйганда мин гел аны күз алдыма китерәм, күңелемнән генә: "Рәхмәт сиңа, дәү әни, без сине онытмабыз", - дим.
Булат Низамиев. "Әлки хәбәрләре" газетасы, №37, 9 май2002 ел.