Хәйретдинов Гаяз 1904 нче елда Түбән Әлки авылында крестьян гаиләсендә туган. Сугышка кадәр ул колхозда ат караучы булып эшләгән.
Бөек Ватан сугышы башланганда анарга 37 яшь булган. 1942 нче елда ул сугышка киткән. Ул башта Калинин өлкәсендә барган сугышларда, аннан соң Ленинград янында барган сугышларда катнаша һәм шунда 1942 нче елда бик каты яралана. Гаяз абыйны Свердловскига озаталар , анда урын булмагач, Красноуфимск шәһәренә госпитальгә җибәрәләр. Ул анда 4 ай дәвалана. 1942 нче елның сентябрендә авылга кайта. Аңа өченче группа инвалидлык бирәләр, шуңа да карамастан ул озак еллар колхозда эшләгән. Төрле орден һәм медальләре бар.