- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
1924 елның 12 ноябрендә туа.
1940 елда 7 классны тәмамлагач, Донбас шахталарында эшкә җибәрелә.
Сугыш башлангач, авылына кайта һәм тимерче ярдәмчесе булып эшли.
1942 елның 17 августында армиягә алына. Ярославль шәһәрендә бер ел хәрби курсларда укый һәм сержант званиесы бирелә.
1943 елның августында Үзәк фронтта укчы полкта хезмәт итә башлый.
Сугышларның берсендә Сож елгасын кичкәндә яраланып, госпитальгә эләгә.
Госпитальдән соң берничә өстәмә курслар үтеп, үзйөрешле авыр артилерия полкында отделение командиры булып җитлегә.
Туган авылына 1947 елда гына кайта.
Колхозда бригадир, комбайнчы кебек эшләр башкара.
“Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.