Гимадиев Салих Ибраһим улы 1918 елда Казан губернасының Спас өязе Татар Борнае авылында, хәзер ТР Әлки районы туа. Бөек Ватан сугышы ветераны. Кызыл Армиядә 1941 елдан бирле. ТАССР Кузнечиха район хәрби комиссариатыннан чакырыла. 1942 елның октябреннән Көньяк-Көнбатыш һәм 1 нче Белоруссия фронтларында сугыша. Өлкән лейтенант, 220нче укчы 2нче минометлы рота взводы командиры. 1971 елда вафат.
