ГАЙНЕТДИНОВ Махметин (Дмитрий) Галентин улы (17.8.1921, Свердловск өлкәсе Григорьевка авылы - 7.5.1993, Төмән шәһәре). Советлар Союзы Герое (30.10.1943), старшина. Харьков хәрби-сәяси училищесен (1945), Мәскәүдәге В.И.Ленин исемендәге Хәрби-сәяси академиянең ике курсын (1950), Харьков унститутын (1958) тәмамлый. 1940 елдан Кызыл Армиядә. 1943 нең февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 43 нче укчы полкның (65 нче армиянең 106 нчы укчы дивизиясе) элемтә ротасында взвод командиры. Дон, Үзәк, Белоруссия, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Сталинград (1942-43), Курск (1943) сугышларында, Чернигов-Припять, Гомель-Речица, Калинковичи-Мозырь, Белоруссия, Млавск-Эльбинг, Көнчыгыш Пруссия, Көнчыгыш Померания һәм Берлин һөҗүм операцияләрендә (1944-45) катнаша. 1943 нең 15 октябрендә Лоев торак пункты янында (Гомель өлкәсе, Белоруссия ССР) Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә: дошман уты астында елга аркылы телефон кабеле сузып, полк штабы белән роталар арасында элемтә урнаштыра. 1953 елга кадәр Совет Армиясендә, соңрак Краснотурбинск, Качканар (Свердловск өлкәсе) һәм Төмән шәһәрләрендә эшли. Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Золотые Звёзды свердловчан. Свердловск, 1970; Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.