- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Дәүләтшина Наҗия Гыйлметдин кызы 1931 елның 3 апрелендә Әлки районы Иске Камка авылында Гыйлметдин белән Фатыйма гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Тыл хезмәтчәне. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 10 яшь була. Әтисе сугышка китә. Наҗия апага, яшь булуына карамастан төрле колхоз эшләренә чыгарга туры килә. Урман кисәргә, окоп казырга алып китәләр. Яшүсмер чорында дуңгыз фермасында хезмәт куя. 1957 елдан “Энергетик”, “Мир” совхозларында, “Нептун” колхозында савымчы булып эшли. 1983 елның 25 мартында лаеклы ялга чыга.
1960 елның 1нче декабрендә Дәүләтшин Гаваз Миннәхмәт улы белән язылыша, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. 1974 елның 30 августында СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә II дәрәҗә “Ана медале” белән бүләкләнә. “Намуслы хезмәт өчен”, Бөек Җиңүнең юбилейлары уңаеннан медальләр белән бүләкләнгән. 2013 елның 9 гыйнварында вафат була.
(Мәглуматны Иске Камка авылы китапханәчесе Вәлиева Гөлнур тапшырды).
#увойнынеженскоелицо #женскоелицоПобеды #Алькеевскийрайон #Әлкирайоны