Дмитриев Петр Тимофеевич 1924 елда Самара өлкәсе Сызран шәһәрендә туган. Бөек Ватан сугышы ветераны.
24 августта ТАССРның Алексеевск РВК тарафыннан Кызыл Армия сафларына чакырыла. 1942-1945 елларда ул Бөек Ватан сугышы фронтларында: Польшада, Австриядә, Германиядә сугыша. 1 нче Украина фронты 60 нчы армиясенең 177 нче армия запас укчы полкы составында взвод командиры ярдәмчесе була. 1944 елда «Кызыл Йолдыз»ордены белән бүләкләнә. Демобилизациядән соң Петр Тимофеевич Әлки районында фидакарь хезмәт куя, гади механизатор булып эшли башлый, соңрак төрле җаваплы вазифалар башкара. 2005 елда вафат була
"За Родину!" китабы, 2005.