БАЙМОРЗИН Гаяз Исламетдин улы (1.1.1913, хәзерге Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районы Галикәй авылы - 7.5.1948, Умань, Украина Республикасы), Советлар Союзы Герое (5.11.1944), майор (1944). Белорецк металлургия техникумында укый. 1936 елдан Кызыл Армиядә. Энгельс хәрби авиация мәктәбен тәмамлый (1940). 1942 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче гвардия авиация дивизиясенең 13 нче гвардия авиация полкында эскадрилья командиры урынбасары. 1944 нең октябренә 220 сугышчан очыш ясый. Сугыштан соң Хәрби Һава Көчләрендә командирлык вазифаларын башкара. Авиация һәлакәтендә үлә. Ленин, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Советлар Союзы Геройлары - якташларыбыз. К., 1990; Батырлар китабы - Книга героев. К., 2000; Ради мира на земле. Челябинск, 1975; Славные сыны Башкирии. Уфа, 1979. Кн. 4.
В.А.Шагалов.