Авдеев Егор Алексеевич 1903 елда Казан губерниясенең Спас өязе Рус Чиябаш авылында (хәзер ТР Әлки районы) туа. Бөек Ватан сугышы ветераны. Кызыл Армиядә 1941 елның августыннан башлап. ТАССРның Кузнечиха район хәрби комиссариатыннан алына. 1941 елның ноябреннән Мәскәү астында һәм 3 нче Белоруссия фронтында сугыша. Өлкән сержант. 466 нчы аерым авторотаның 5 нче армия укчылар дивизиясенең 352 нче укчы дивизиясендә старшина булып хезмәт итә. Яхшы слесарь була, автомашиналарның өзлексез эшләвен, йөкләрне вакытында ташуны тәэмин итә. Безнең гаскәрләр һөҗүме башлануга, үз ротасында, басып алынган трофейларның материалыннан файдаланып, 47 пар итек һәм ботинканы ремонтлаган. Азык-төлек әзерләү һәм эшкәртү белән шөгыльләнә, бүлекчәнең бөтен составын тәүлек әйләнәсе кайнар ризык белән тәэмин итә. Үз инициативасы белән көнкүреш кирәк – яраклары белән тәэмин итүне оештырып, ротаның хәрби бурычларын уңышлы үтәүдә ярдәм итә. Кызыл Йолдыз ордены (1945), «Мәскәү оборонасы өчен», «Сугышчан казанышлары өчен»медальләре белән бүләкләнгән.
