Туган көне - 1934 елның 4 июне.
Яшәү урыны - Азнакай районы.
Сонгы эш урыны - Әсәй авылы жирлегендә, мәктәпт җыештыручысы.
Минзифа Гәрәевна Уразай авылында 6 балалы семьяда беренче бала булып доньяга килә. - әти-әнигә кече балаларны тәрбияләүдә бик нык ярдәмем тиде - дип искә ала ул. 4 сыйныф белем ала. Чордашлары кебек аңа да бик иртә житлегергә, тормыш йөген тартырга, яшь килеш колхозда төрле эшләрдә хезмәт күрсәтергә туры килә.
1954 елда күрше Әсәй авылы егете Әнсәф белән тормыш корып җибәрәләр, Әсәй авылында төпләнәләр. Мәхәббәт җимешләре булып балалары доньга килә:
- улы Ирек - 1956 елгы - Какре Елга авылында баш агроном булып эшли;
- кызы Гүзәлия -1959 елгы - Азнакайда әнисен тәрбияләп яши;
- улы Фәрит 1962 елгы - семьясы белән Азнакайда яши.
Минзифа Гәрәевна сыерын да сава, бозавын да карый, куллары чияләнеп чыкканчы басуларда чүп тә утый... Соңыннан Әсәй авылы мәктәбендә хезмәт куеп пенсиягә китә. Тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә. -Эш урыныннан да онытмыйлар, бәйрәмнәрдә күчтәнәчләр жибәрәләр, хәлләрне сорашып торалар- ди ул.
Минзифа Гәрәевна 1990 елны әнисен, 1996 елны бергә гомер иткән томыш иптәшен тәрбияләп бакыйлыкка озата.
Яшь бара, алай да бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, ходай биргән көнгә сөенеп тулы тормыш алып барырга тырыша ул. Олыгайган көндә кызы Гүзәлия семьясында, бөтен уңайлыклары булган фатирада бергә яшиләр. Минзифа Гәрәевна хәрвакыт балаларынын, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яши, 7 оныкның һәм 9 оныкчыкнын яраткан әбисе ул.