Зиннәтуллин Нуриәхмәд Зинәт улы 1925 елның 12 мартында ТАССРның Спас кантоны Каргалы авылында ( хәзерге вакытта Әлки районы) туган, эшче. Бөек Ватан сугышы ветераны. Карга мәктәбенең 4 сыйныфын тәмамлый(1939). 1943 елның гыйнварында Кызыл Армия сафларына алына. 9 нчы мотоукчы составында сугыша. 1950 елга кадәр 39212 хәрби частьтә өлкән старшина булып хезмәт итә.
