Кәримов Кәлимулла 1920 елда 17 маенда Әлки районы Татар Борнае авылында туа.
19.12.1940 елда армиягә алынган. Ленинград өлкәсе Петергоф шәһәрендэ 201 нче в/ч хезмәт итә. 22 нче июндә Корея-Фин фротына алып китәләр. Сугышның беренче көннәреннән үк яраланып госпитальдә ятып чыга, августа тагын фронтка китә. Ул сугышны Дрезден шәһәрендә тәмамлый. Бер ел Украина шахталарын торгызуда актив катнаша һәм 1946 елның 25 маенда туган ягына әйләнеп кайта. Гомер буе туган авылында механизатор, бригадир, учетчик, тимерче булып эшли. 1998 елның 4 ноябрендә вафат була.
(Кәримова Рәфидә Минталиб кызы - тормыш иптәше)



