- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Сугыш һәм хезмәт ветераны Ганиев Габдулла Вәли улы, 1914 елның 15 ноябрендэ ТАССР ның Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. 1930 елда авылда бишенче классны тәмамлый, төрле эшләрдә эшли. Механизаторлар курсын тәмамлап тракторчы һөнәрен үзләштерә. 1936 елның сентябреннән 1939 елның декабренә хәтле Кызыл Армия сафларында , 725 артиллерия полкында төзәүче (наводчик) булып хезмәт итә. Армиядән хезмәт итеп кайтканнан соң тракторчы булып эшли. Сугышка 1941 елның 25 августында Сарман РХК нан китә. Өлкән сержант дәрәҗәсендә, 1941 елның августыннан 1944 елның сентябренә кадәр, 914 артиллерия полкында 76 мм арудие командиры булып, Көнбатыш һәм III Белоруссия фронтларында сугышларда катнаша. 1943 елдан КПСС члены. 1943 елның 7 августында җиңелчә яралана, 1944 елның 25 сентябрендә контузия ала, госпитальләрдә дәвалана.1944 елның ноябреннән 1945 елның декабренә кадәр 46 һава десант полкында 76 мм орудия командиры. 1945 елның 15 декабреннән демобилизаөияләнә, туган авылына кайта. Сугышта катнашкан батырлыклары өчен I нче һәм II нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, ике тапкыр “Батырлык өчен”, ”Мәскәүне саклаган өчен”, “ Германияне җиңгән өчен” һәм бик күп Җиңү юбилей медальләре белән бүләкләнә. Карамалы МТС, Иске Кәшер МТС ларында тракторчылар бригадиры булып бик озак еллар эшли. Иске Кәшер авылы кулланучылар җәмгыятеендә йөк ташучы булып эшләп лаеклы ялга чыга. 1986 елның 25 маенда вафат булган, Иске Кәшер авылында җирләнгән.