Җитмеш хуҗалыклы Иске Кызылъярдан кырыктан артык ир-егет яу кырына китә. 1941 елның көзенда өч сылу кыз - Нурания Ситдыйкова, Гәүһәр Муллахмэтова, Шифа Гарифуллина бала итәкле күлмәкләрен солдат шинеленә алыштыралар.
КУЛЛАРЫМДА ҖАН БИРДЕ
Шифа апаны Казанда Татвоенкоматта писарь итеп калдыралар. Гәүһәр апа сугыш юлларын элемтәче булып уза. Тирсәлеләр хәтерлидер, ул озак еллар коммутаторда телефонистка булып эшләде. Минем бертуган Нурания апамны 1941 елның декабрендә илебез башкаласы Мәскәү өчен каты сугышлар барганда һава һөҗүменнән саклану бронепоездына беркетәләр. Дүрт ай буена ераклык, биеклек, азимутны төгәл билгеләргә өйрәтеп, сугыш утына кертеп җибәрәләр. “Беренче һава һөҗүмен гомеремдә онытасым юк“, - дип сөйләгәне истә. “Брянск өлкәсендәге Грязь станциясендә торганда төнге сәгать бердә дошман самолетлары нәкъ бронепоезд өстенә килеп чыкты. Поездның кухнясы юк ителде, 101 кешелек шәхси составның өчтән бере һәлак булды. Өйрәнү курсларыннан ук бергә булган зәңгәр күзле, кояш кебек алтынсу чәчле украин кызының үз кулларымда җан бируе гомер буе төшкә кереп йөдәтте".
ГЕРМАНИЯГӘ КАДӘР
Беренче Белоруссия фронтының 202нче бронепоездында сугышчы кыз Орел, Гомель шәһәрләрен азат итүдә катнаша, Польша җирләрен узып, дошманның өненә - Германиягә кадәр барып җитә. Кыю кызның күкрәген күпсанлы медальләр бизи, аның батырлыгы турында бронепоезд командиры авылга - ати-әнисенә хат юллый.
«Җиңу турындагы шатлыклы хәбәр - гомеремнең иң бәхетле мизгеле» дип искә ала иде апа. Әмма җиңү шатлыгы тирән сагышка уралып килә, чөнки кызы яу кырында чакта әнисе дөнья куя. Сугыш кануннары катгый: «Әниең инде үлгән, аны туганнарың җирләгән, син монда кирәк», - дип кызны өенә җибәрмиләр. 1945 елның августында яңа килгән яшь солдатларны расчетларга беркетеп, хәрби хезмәт серләренә өйрәткәч кенә туган якка кайту насыйп була Нураниягә. Казанда танышкан сөйгән егете, сугыш зилзиләсен летчик-штурман булып исән-сау кичкән офицер Абдул Валиев бу вакытта хезмәтен Ерак Көнчыгышта дәвам итә. Ул кызга юллык акча, пропуск җибәрә. Яшьләр шунда гаилә корып, беркадәр хәзмәт итеп туган якларга әйләнеп кайталар, Тансар авылында төпләнәләр. Ире башлангыч мәктәпнең берьюлы дүрт сыйныфында укыта, ә Нурания апа авыл кибетендә сатучы булып эшли.
КЫЗЫЛЛЫК КИТЕРМӘДЕЛӘР
Ике фронтовик гаиләсендә туган балалар гомер буе әти - әниләре белән горурланып яшәделәр, үзләре дә алар йөзенә кызыллык китермәделәр. Кечкенәдән эш сөючән, белемгә омтылучан, гадел һәм таләпчән булып үстеләр. Быел март ахырында якты дөньядан киткән олы кызлары Зәмфирә, Казан ветеринария академиясен тәмамлап, Саба, Әгерҗе районнарында комсомол, партияхуҗалык оешмаларында җитәкче урыннарда эшләде.
Әтисе Абдул һәм әнисе Нурания кечкенәдән күңелгә сеңдергән: «Яхшы яшар өчен кеше гомере буе тырышып эшләргә тиеш», дигән таләпне уллары Эрнест Валиев та беркайчан исеннән чыгармый. Югары дәрәҗәләргә ирешүе - арттан этүдән түгел, бары тик үзенең тырышлыгы нәтиҗәсе. Россия генераль прокуроры урынбасары вакытында һәм хәзер Төмән өлкәсеннән Дәүләт Думасы депутаты вазифасында кануннарның төгәл үтәлешен күзәтә ул. Аларның игезәк кызлары Люция белән Фарсия игелекле һәм мәрхәмәтле булып үстеләр. Кызганыч, Фарсия инде вафат. Люция әнисен, игезәген һәм апасы Зәмфирәне тәрбияләп соңгы юлга озатты. Нурания апа: «Хатын-кызның бәхете - балалар үстерүдә», - дия иде. Әгер исән булса, оныкларының уңышларына да бик куаныр иде ул. Алар арасында юристлар байтак, ә Юлия исемлесе үзәк хастаханә поликлиникасында өлкән шәфкать туташы вазифасын башкара.
Җиңүнең 75 еллыгы якынлашканда язылган бу язмам сугышта катнашкан барлык туганнарым һәм якташларым рухына дога булып ирешсен иде.
Рамзия Шәймөхәммәтова

