Корпункт:
Яңа Кормаш авылында яшәүче Мөнәвир абый Миркасыймов 14 апрель көнне 90 яшь чиген узучы райондашларыбыз сафын тулыландырды.
Мөнәвир абый Миркасыймов исеме райондашларга яхшы таныш. Ул озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган ветеран укытучы. Лаеклы ялга чыккач та, авыл һәм район тормышында актив катнаша. Соңгы елларда Яңа Кормашның имам-хатыйбы булып, авыл халкын иман юлына өндәде. Балаларга дин сабагын бирү дәресләре оештырды.
Бүген Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина Мөнәвир Миркасыйм улын олуг юбилее белән котлап, РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын тапшырды. Шулай ук юбиляр тыл ветеранына Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов та үз котлавын һәм күчтәнәчен юллаган.
