Корпункт:
Актаныш муниципаль районы авыл китапханәләре буйлап “Сугыш хатирәләре” альбом- эстафетасы үз хәрәкәтен башлый. Биредә барлык авыл җирлекләрендәге тарихи һәйкәлләр, җирлектә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышлап уздырылган барлык әдәби тарихи чаралардан мизгелләр тупланачак.