Корпункт:
Әгерҗедә яшәүче тыл ветераны Нәкыя Ибраһимова 90 яшьлек юбилеен каршылады.
Аны юбилее белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова килде. Ул хөрмәтле юбилярга саулык-сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге теләде.
Нәкыя апага РФ Президенты В. В. Путинның котлау открыткасы һәм Әгерҗе район башлыгы В. Макаровның истәлекле бүләге тапшырылды.