Корпункт:
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан районда “Георгий тасмасы“ акциясе старт алды. Кара-кызгылт-сары төстәге әлеге тасмалар совет халкының җиңүен, сугыш ветераннарына, һәлак булганнарга хөрмәт хисләрен чагылдыра. Бу көннәрдә “Форпост“, үзәге, “Ровесник“ Яшүсмерләр клубы, “Авангард“ яшьләр үзәге активистлары аларны шәһәр урамнарында халыкка тараталар.