БЕЗ СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫ
Бөек Җиңүнең 72- еллыгын каршылап, 17- апрель көнне авылыбызның хезмәт һәм сугыш ветераннары өйләренә бардым, дип хәбәр итә Чишмәбаш авылы китапханә мөдире Курбанова И. К.
Шәмсетдинов Вахит абый Чишмәбаш авылыны иң мөхтәрәм кешесе, авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны. Аның өе кечкенә генә музей кебек. Вахит абый белән очрашсаң, тиз генә аерылып китеп булмый. Бүгенге очрашуыбыз да шулай булды. Ул мәктәптә укыганнан алып бүгенге көнгә кадәр булган истәлекләре, кичерешләре, үзенең сугышта булуы турында бер дә иренмичә, бәйнә- бәйнә сөйләде. Аның 1943- елда алган машина йөртү таныклыгы да, сугышта үзе ашаган кашыгы да, сугышта бергә булган иптәшләренең фотоларыннан төзелгән фотоальбомы да бүгенге көнгә кадәр истәлек булып сакланган. Аның орден- медальләре дә бик күп. Ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Вахит абый бүгенге көндә тормыштан бик канәгать булып, сәламәтлегенә зарланмыйча, балаларының, оныкларының кадерле кешесе булып яшәп ята. Ярдәм сорап барсаң, үзенең акыллы киңәшләрен бирә.
Чишмәбаш авылының өлкән кешесе Гыйлембану апага да әле күпләр сокланырлык. Яше 90 нан үтсә дә әле гәҗит- журналларның бер хәрефен дә калдырмыйча укып бара.”Әле ярый күзләрем күрә, зиһенем бар. Дини китаплар, гәҗит- журналлар укып, көнемнең үткәнен дә сизмичә калам”,- ди ул.
БЕЗ СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫ.
Корпункт:


