Бүген Зәйдә озак еллар энергетика тармагында тырыш хезмәт куеп, 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче хезмәт ветераны Лидия Иванисинаны хөрмәтләделәр. Юбилярны шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлап, бүләк тапшырды. Әлбәттә, шушы яшьтәге өлкәннәребезгә Россия Федерациясе Президенты котлавын тапшыру да күркәм гадәткә әверелде.
Лидия Васильевна Киров өлкәсенең Дуевка тимер юл станциясендә туган. Ул – сугыш чоры баласы. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 14 яшь була. Яшүсмер кыз, шул чорның күпчелек яшьтәшләре кебек, ФЗУ аша үтеп, электр монтеры һөнәрен үзләштерә, Каменск – Уральск шәһәре җылылык электр станциясендә дистә елга якын эшли. Белемгә омтылучы Лидия бер үк вакытта энергетика буенча кичке техникумда белем ала, тормышка чыгып, тормыш иптәше белән бер еллап Себердә эшли. Ә бу чорда Зәй ГРЭСы ил күләмендәге зу төзелеш мәйданына әверелә. Яшь гаилә Зәйгә күчеп килә. Лидия Васильевна шактый еллар станциянең электр цехында җиһазларны тикшерү лабораториясендә хезмәт куя, лаеклы ялга да шуннан китә.
Алар иптәше белән ике бала үстерәләр, бүгенге көндә өч оныгы һәм бер оныкчыгына куанып яши.
Николай Шамионов.
