Мин Түбән Кама шәһәрендә яшим. Төп чыгышым Саба районының Чәбки-Саба авылыннан. 1930 елда туганмын. Шул елны район оешуы һәм әтиебезнең яңа эшкә күчерелүе сәбәпле район үзәгендә яши башлаганбыз.
Һәм анда тугыз ел яшәдек. Аннаң соң Шәмәрдәнгә күчендек. “Ашлык кабул итү предприятиесе”нең иске барагында яшәгәнебезне хәтерлим. Әтиебез Исмәгыйльне һәм Мулланур абыйны сугышка алдылар.
Яхшы хәтерлим әле, кара кайгы хәбәрләре сугышның беренче көннәрендә үк килә башлады. Кибеттә ипи чиратында торганда көн саен кемнең дә булса үлүе турында ишетеп кайта идем. Һәркем андый хәбәр үзенә килмәс дип өметләнә иде, мин дә шулай уйладым. Кара мөһерле хәбәр безгә кагылмаска тиеш. Көн саен радиодан сугыш бетү хәбәрен көттек. Булмады, сугыш көннән-көн котырды гына. Һәм безгә дә чират җитте. Мәктәптән озын тәнәфескә кайткач, өйдә күрше хатыннарын күрдем. Кайгылы йөзләреннән нәрсә булганлыгын аңладым. Әнинең кулында хат, үзе үксеп елый. Барысы да әнине юатырга тырышалар. Икенче бүлмәгә кереп, мин дә еладым. Мәктәпкә баргач укытучы апаның миңа озак карап торганын гына хәтерлим. Бер сүз дә сорашмады. Ул елларда үлем хәбәре килү сүзсез дә аңлашыла торган гадәти хәлгә әйләнгән иде инде. 1946 елның март ае иде бу. Исән кайткан кешеләрдән сорашып әтинең Ростов-на-Дону шәһәрендә җимерелгән күперне төзекләндергәндә бомба төшүдән үлгәнлеген белдем. Төнлә җылыну өчен ут ягып эшли торган булганнар. Мәетләрне судан җыеп алып, Дон яры буена җирләгәннәр. Исән калганнар әз булган.
Әти һәлак булган шәһәрне, күпер янындагы солдатлар каберен күреп кайту теләге белән 1982 елда Ростов-на-Дону шәһәренә бардым. Анда яшәүче бер сугыш ветераны белән хат алышкан идек. Ул язган адрес буенча барып кердек. Аның “квартирасы” биш катлы зур йортның подвалы булып чыкты. Шунда әбисе белән генә яшиләр иде. Сугыштан соң төзелгән бу йортта ветеранга урын табылмаган. Ул бабайның үз язмышыннан бер дә зарланмавына, подвалда яшәвенә беркемне дә гаепләмәвенә гаҗәпләнгән идем. Ул мине шәһәр белән таныштырып йөрде, күп сүзләр сөйләде. Шәһәрдә төзек йорт бөтенләй калмаган булган. Мин барганда шәһәр яңадан торгызылган иде инде. Яр буенда яхшы пристань, зур кунакханә, теплоходлар йөреп тора. Нинди ният белән килгәнемне әйткәч, кунакханәдә яхшы бүлмә дә бирделәр. Су трамваенда шәһәр уртасында аккан Дон суын һәм күперләрен карап йөрдем. Су күтәрелү сәбәпле, яр буендагы каберләрне шәһәр зиратына күчергәннәр булып чыкты. Күп эзләгәннән соң ветеран бабай булышлыгы белән шәһәр зиратларының берсендә үзем эзләгән каберне таптым. Анда мәрхүмнәрнең фамилияләре юк. Тик, вафат булган елы, ае, көне чагышкач кына (23.03.1943 ел) тынычланып, эзләп таба алуыма шат булып кайттым.
Безнең Чәбки-Саба авылы зур түгел, бер урамлы гына иде. Сибагатулла бабабыз шунда 6 егет, бер кыз үстергән. Бу сугыш безнең нәсел өстеннән җимергеч өермә булып узды. Бабайның сугышка киткән алты улының дүртесе – Исмәгыйль, Хафизулла, Сөнгатулла, Әһлиулла үлеп калды. Алар барысы да “Хәтер” китабына теркәлгән. Ике улы – Зиннәтулла, Мәүләви һәм оныгы Шәрифулла сугыштан аяксыз-кулсыз кайтып, авылда вафат булдылар. Гарип калсалар да, исәнлекләренә шөкер итеп, шатланып кайттылар алар.
Әти 1943 елның мартында Ростов-на-Дону шәһәре өчен барган канлы сугышларның берсендә үлеп калды. Ятим тормышның авырлыгын үзебез кебек әтисез калган балалар белән бергә күтәрдек. Вагон төяү, бушату тимер юлны кардан чистарту эшләрен безнең кебек малайларга кушалар иде. Аңа да бик шат идек без. Бер ипинең дүрттән бер өлешен биргәч сөенеп өйгә кайтабыз да, бүлешеп ашыйбыз.
Ул елларда хезмәт резервлары министрлыгы карамагында фабрика-завод укулары һәм тимер юл училищелары бар иде. Миңа Юдино станциясендә укырга туры килде. Диплом алгач Шәмәрдәнгә кайтып үзлегемнән белем алып (читтән торып-эксперт) паровоз машинисты булып эшли башладым. Паровозларны тепловозга алмаштыру башлангач, безне техникумга ике елга өйрәнергә җибәрделәр. Тепловозда йөк һәм пассажир поездлары йөрттем. Эш арасында комсомол, партия эшләренә дә вакыт таба идем. Район Советы депутаты итеп тә сайланганымны хәтерлим. Район тәкъдиме буенча биш ел Мәскәүдә Югары партия мәктәбен тәмамладым. Шәмәрдәннән Түбән Камага күченүемә шул да сәбәп булды.
Сугышлар башка кабатланмасын, балаларның, оныкларның күз яшьләре коелмасын. Еллар тыныч булсын, тормыш дәвам итсен. Тыныч тормыш өчен үзләрен корбан иткәннәрне онытмыйк, хәтердә саклап яшик.
Рәис Исмәгыйлев.
Түбән Кама.