Корпункт:
24 нче апрель көнне Тутай башлангыч белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчәсе Рахматуллина Рузилә Наил кызы һәм Сара Садыйкова музее мөдире Гайнуллина Гөлсия Тәльгат кызы сугыш чоры баласы 33 нче елгы Низамова Нурия Гаяз кызы белән очрашуга бардылар. Ул укучыларга үзенең сугыш елларындагы тормыш хатирәләрен сөйләде.Балалар аның сөйләгәннәрен бик кызыксынып тыңладылар һәм ахырдан үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Яшь буын, киләчәк буын сугышны белмәсен, күрмәсен, тыныч тормышның кадерен белеп, белем алып, шатланып яшәсен дип, изге теләкләр теләп безне озатып калды.



