Саба гимназия укучылары Лесхоз картлар йортына “Җиңүнең 70 еллыгы” уңаеннан Корбанова Айсылу Рәис кызы һәм Гатауллина Рәзинә Илдус кызы җитәкчелегендә, “Бер күрешү-бер гомер” дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясап кайттылар. Чараның төп максаты:1) өлкән буынга хөрмәт хисләре тәрбияләү; 2) укучыларның сәләтен үстерү; 3) Бөек җиңүнең 70 еллыгын пропагандалаудан мәслихәт иде. Өлкән буын укучыларны бик җылы каршы алды. Концерт программасы җыр-бию, уен-көлке, нәфис сүз, Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектакленнән өзек белән үрелеп барды. Бүгенге көн әби-бабайлар өчен тагын шунысы белән күңелләренә кереп калды: гимназия коллективы апрель аенда туган көннәрен билгеләп үтүче өлкәннәрне, картлар йортында эшләүче хезмәткәрләрне матур итеп котладылар. Шулай ук чара барышында өлкәннәргә Георгий ленталарын бүләк иттеләр. Бүгенге көн һәркем өчен матур мизгелләр булып күңелләренә кереп калды. Картлар йорты хезмәткәрләре укытучыларга, укучыларга изге теләкләр теләп, рәхмәт сүзләрен җиткереп тагын кунакка чакырдылар. Өлкәннәр балаларны күз яшьләрен сөртә-сөртә озатып калдылар.
Мәрхәмәт, кешелеклелек,
Изге уй, яхшы теләк.
Җирдә яшәүче һәркемгә
Һәр даим зарур, кирәк.
Өмет белән яшик, тик сынатмыйк,
Ходай гына бирсен сабырлык.
Матур киләчәкне яңартырга
Бардыр әле җирдә саф орлык.
Бу теләкләрне һәрберебез үзенә үрнәк итеп алсын иде. Безне кадерләп үстергән әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз картлык көннәрен үз туган нигезләрендә, бәхетле гаилә учагында, якыннары янәшәсендә кичерсеннәр иде.
Бер күрешү-үзе бер гомер.
Корпункт:


