- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
ӘХТӘМОВ Сабир Әхтәм улы (15.6.1926, хәзерге Кукмара районы Югары Өскебаш авылы), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), полковник (1972). 1943 елның ноябреннән Кызыл Армиядә. 1944 нең маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче гвардия мотоукчылар бригадасының танкка каршы ата торган мылтык төзәүчесе (11 нче гвардия армиясенең 2 нче гвардия танк корпусы). 3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссия, Литва, Көнчыгыш Пруссияне азат итү сугышларында катнаша. 1944 нең октябрендә Неммерсдорфны (хәзер Калининград өлкәсе Маяковский авылы) штурмлаганда батырлык күрсәтә. Мәскәүдә Җиңү Парадларында катнаша (24.6.1945; 9.5.1995). Сугыштан соң Совет Армиясендә җитәкче вазифаларны башкара, КГБның Югары хәрби институтын тәмамлый (1959). 1972 дән запаста. Казанда яши. Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр беләнн бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963; Добротворский Н.П. Герой Советского Союза Сабир Ахтямов. Л., 1965; Галицкий К.Н. В боях за Восточную Пруссию. М., 1970; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1.