Кичә илебездә Билгесез солдат көне билгеләп үтелде. Әлеге уңайдан Зәйдә иң зур чара Җиңү бульварындагы азатлык китерүче һәйкәл янында узды. Бирегә хәрби патриотик клубларда шөгыльләнүчеләр, яшьармиячеләр отрядлары, хәрби комиссариат, җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. Аларның күпчелеге кулларына “Батырлар даны мәңгелек!”, “Без хәтерлибез”, “Онытырга хакыбыз юк” дигән язулар белән килде. Яшьләр эшләре идарәсе “Застава” клубы белән берлектә хәрби корал күргәзмәсе оештырды. Ул балалар һәм яшүсмерләрдә зур кызыксыну уятты. Шәһәр-районда берничә ай элек “Хәтер медальоны” акциясе старт алган иде. Зәйлеләр Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарның исемнәрен язып махсус капсулага җыйдылар. Акцияне оештыручылар әйтүенчә, район-шәһәр халкыннан шундый берничә дистә язу кергән. Чара барышында да яу кырында башларын салган туганнарының кайда җирләнүен, аларның каберләрен белергә теләүчеләр шактый булды. Алар билгеләнгән тәртиптә анкета тутырып капсулага салдылар. Әлеге мәгълүмат алга таба эзләү эшләре алып бару өчен кулланылачак.
-1924 елда туган әтиебез белән бертуган абыебыз Василий Павлович Зверев сугыштан кайтмады, хәбәрсез югалды дигән хәбәре генә килде. Кайсы фронтта сугышкан, кайда һәлак булган, кайда җирләнгәнен белмибез. ”Хәтер” китабында Сарсаз-Баграж авылында туган, Зәй районы хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән, кызылармияче, дип кенә язылган, - диде Алексей Зверев.
Бөек Ватан Сугышына Зәйдән 11600 кеше китә, шуның 7410сы әйләнеп кайтмый, хәбәрсез югалганнар исемлегендә 3675 зәйле. Митингта катнашучылар илебез азатлыгы өчен башларын салган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар, алар истәлегенә мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
Чара хәрби-патриотик эшчәнлектә активлык күрсәткән ззтабарлар, хәрби-патриотик клублар әгъзаларын бүләкләү белән тамамланды.