Зәйдә 80, 90 һәм 100 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче өлкәннәрне өйләренә барып котлау күркәм традициягә әверелде. Бүген әлеге чара бераз үзгәрәк узды : 90 яшен тутырган Миннекамал әби Фәрхетдинованы Сөббух Рәфыйков исемендәге китапханәдә хөрмәтләделәр. Чөнки юбиляр, Зәй белән бәйле булса да, Чаллыда яши. Аягында йөргәнгә күрә ул Зәйгә кайтып килергә теләк белдергән.
Минеекамал әби Башкортстанның Туймазы районы Мәтәз Тамак авылында туып үскән. Балачак, үсмер еллары авыр вакытларга туры килә. Сугыш чоры балалары кичергән барлык авырлыкларны да татыган ул. Мәскәү якларында торф чыгаруда, Үзбәкстанда шахтада җыештыручы, Ярославльдә элеваторда эшләгән. Зәйдә аның шактый гомере узган.
Тантанада район Советының аппарат җитәкчесе Наталья Шакирова юбилярга Россия Президенты котлавын җиткерде, ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин район башлыгы исеменнән тәбрикләп, бүләк тапшырды. Миннекамал әби аның хөрмәтенә башкарылган татар җырларына аеруча сөенде.
Николай Шамионов
